Районда 14 августтан “Комбайн” операциясе бара, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы Илнур Галимов.
Әлеге чара барышында инженер-инспекторлар тарафыннан машина-техникаларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкка игътибар бирелә, техник күзәтү узуга таныклыгы барлыгы-юклыгы тикшерелә.
Шул уңайдан, күптән түгел Гостехнадзорның Әлмәт һәм Лениногорск инспекторлары безнең район хуҗалыклары кырларына, комбайннар янына рейдка чыкты. Тикшерү барышында кайбер җитешсезлекләр ачыкланды: бер комбайнчының тракторчы-машинист таныклыгы юк иде, бер комбайн техник күзәтү узмыйча гына эшләп йөри, тагын бер комбайнның теркәү документлары булмады. Гаеплеләргә кимчелекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр язылды, уңай якка үзгәреш булыр.
“Комбайн” операциясе 4 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, рейдлар тагын булачак әле.