Бәйрәм шәһәрнең 13 микрорайонында үтте. Анда 3 меңнән артыграк кеше катнашты. Үзешчән артистлар, иҗат коллективлары җыр-моң бүләк итте, волонтерлар төрле уеннар оештырды. Халык бәйрәм барышында район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов белән очрашты, төрле хезмәт вәкилләренә сорауларын бирә алды.