Шәһәр һәм район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика мәгариф министрлыгының гомуми белем һәм гомуми аттестация бүлеге начальнигы Лилия Сәүбәнова катнашты.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин үткән уку елына нәтиҗә ясады, яңа уку елына бурычлар билгеләде. Конференция ахырында күп кенә укытучы, тәрбиячеләрне бүләкләделәр.