Ул “Авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү” темасына багышланды. Анда авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, район җитәкчелеге катнашты. Семинар-киңәшмә барышында халыкның республика һәм муниципаль программаларда катнашуы, мини-ферма, йортлар төзү, мал санын арттыру һәм башка сораулар каралды.