Унынчы пар игезәк теркәлде

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Янә игезәкләр! Инде менә 10 нчы пар игезәк балалар тууы Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә теркәлде. Икеләтә шатлык, икеләтә бәхет! Алинә белән Аделина - Сәфиуллин Атлас белән Алла гаиләсендә беренче балалар.  Балалар сау-сәламәт, матурлар. Ике бала туу - икеләтә бәхет.

Бу гаиләне ГХАТ бүлеге белгечләре чын күңелдән котлап, аларга бәхет, тыныч тормыш, иминлек телиләр.  Һәрбер яңа туган көннәре җылылык, балаларның шат тавышы һәм ата-аналарның мәхәббәте белән тулып торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International