Район башлыгы алдынгы комбайнчыларны бүләкләде

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Шушы көннәрдә  быелгы уракның беренче атнасының җиңүчеләрен котладылар. Аларга акчалата премия һәм күчмә байракны район башлыгы Рәгать Хөсәенов тапшырды.

“Лениногорская” агрофирмасы механизаторы  Хәмит Кәлимуллин бер атна эчендә “Класс Тукано 430” комбайнында  738 тонна ашлык суктырган.Утыз биш ел армый-талмый хезмәт куйган механизатор алдынгылар рәтендә, үз эшенең остасы ул.  Урдалы авылында туып-үскән,  малай чагыннан әтисенә ияреп  колхозда эшли башлый. Армиядән кайткач та, егетнең  җиргә булган мәхәббәте яңадан колхозга алып кайта һәм бүгенгәчә туган җирендә тир түгә.Югары егәрлектәге комбайнда “Маркс” хуҗалыгында эшләүче Тәлгать Мәгалимов та алдынгылыкта бара. Ул үзенең  “Нью Холланд 6090”ында дүртенче сезон эшли. Бер атна эчендә  736 тонна ашлык суктырган. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Тәлгать абыйга эшендә җиңеллек, уңышлар теләп, хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде Уртача егәрлектәге комбайннар арасында бу атнаның җиңүчесе булып  Азат Габидуллин (“Лениногорская агрофирмасы”) танылды. Аның уңышы -  530 тонна ашлык.

Кече егәрлектәге җитештерүче комбайннар арасында Азат Хәбибуллин ("Хәбибуллин Ф.З" КФХ) быел да беренчеләр рәтендә бара. Ул эшли торган  “Полесье КЗС-12” комбайны сынатмый,  бер атнада 528 тонна суктырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International