Лениногорск белем бирү учреждениеләрен тикшерделәр

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Лениногорскиның 5 нче мәктәбен, 19нчы балалар бакчасын, политехник колледжны Казан комиссиясе килеп карап китте. Татарстанның мәгариф оешмалары арасында иң яхшы капиталь ремонт үткәрелгән һәм яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән белем бирү учреждениеләрен ачыклау максатыннан республика смотр-конкурсы кысаларында узды ул.

Бәйге ике этапны үз эченә ала: зона этабы – 21-24 августта, финал 28-29 август көннәрендә уза. Смотр-конкурста катнашучылар жюри әгъзалары тарафыннан үткәрелгән җирәбә ярдәмендә билгеләнә. Һәр районда агымдагы елда ремонт эшләре үткәрелгән бер мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениесе, һөнәри белем бирү оешмасы, балалар бакчасы сайлап алына.

Жюри составына ТР Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International