Бүген – Россиядә Дәүләт флагы көне

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Шул уңайдан Татарстан  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан котлавын җиткерде. “Ил флагы – дәүләтчелек, буыннар алмашы һәм халык бердәмлеге символы, анда илнең җәмгыятьтәге югары урыны һәм абруе, үзенең тарихи үткәненә хөрмәте чагылыш таба. Ак, зәңгәр, кызыл тасмалардан гыйбарәт әләм, император Петр Беренче сызган сызымга нигезләнеп, 1705 елның 20 гыйнварында аның указы белән Россия дәүләт флагы итеп раслана, горизонталь буйларның төсләре дә аның тәкъдиме белән сайлап алына.

Әмма 1918 елның апрелендә ул революциянең кызыл байрагы бе­лән алмаштырыла һәм илебез­нең иксез-чиксез киңлекләрендә аннан соңгы 70 ел буена җилферди. 1991 елның августында РСФСР Югары Советы өч төсле тарихи әләмне кабат Россия Федерациясе Дәүләт флагы итеп таный. Бүген ул, яңа Россиянең чагылышы буларак, гадәттәгечә, россиялеләрнең тынычлыкка һәм алгарышка бердәй омтылышын берләштерә.

Безнең уртак үткәнебез, һич­шиксез, көч бирә. Әмма дәүләтнең иң шанлы, күп очракта каһарман, ә кайбер вакытта хәтта фаҗигале тарихы да үзеннән-үзе генә гражданнарына яхшы тормыш тәэмин итә алмый. Киләчәк өчен бүген яхшы гамәлләр кылырга кирәк. Россия демократик үзгәрешләр, икътисадый һәм социаль үсеш юлында кыю адымнар ясый. Россия халыкла­ры­ның бердәм гаиләсендә татар­стан­лыларның да теләкләре, мәнфә­гать­ләре һәм уй-фикерләре тиң­дәш, алар бергә ирешкән уңышлар белән горурланалар, фидакарь хез­мәтләре белән Россия Фе­де­ра­ция­сенең абруен һәм куәтен арттыралар. Ләкин безгә әле ил өчен дә, республика өчен дә, үзебез һәм балаларыбыз өчен дә күп эшләр башкарырга кирәк. Моның өчен бездә туп­ланган тәҗрибә дә, чиксез энергия һәм хезмәт сөючәнлек тә җи­тәрлек.

Кадерле дуслар! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне – безгә рухи бергәлек, уртак казанышларыбыз өчен горурлану хисе бирә торган гомумхалык бәйрәме. Барыбызга да нык сәламәтлек, Ватаныбыз хакына һәм аның даны өчен хезмәт һәм иҗат уңышлары телим.”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International