17 август көнне иртәнге 7 сәгать 36 минутта бердәм диспетчерлык хезмәте телефонына Урнәктә сарай яна, дигән хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр дүрт минут эчендә әлеге урынга килеп җитә. Ут ялкыны бөтен сарайны чолгап алган була һәм ике метр ераклыкта урнашкан күрше сарайга да ут кабу куркынычы янаган янгынны тиз арада сүндереләр. Ялкын телләреннән зыян күрүчеләр юк.
Фаразлау буенча, янгын ут белән саксыз куллану сәбәпле килеп чыккан, ди янгын сүндерү хезмәткәрләре.