Коену сезоны башланганнан алып, Лениногорск сулыкларында ике кеше батып үлде. Фаҗиганең беренчесе 12 августта Иске Писмәндә булды, икенчесе шәһәребез күллегендә. Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе сулыклар тирәсендә сак булырга кирәклеген кабат искәртә. Коенырга уйладыгыз икән, барлык кагыйдәләрне дә төгәл үтәгез.