Лениногорскида томан төшәргә мөмкин

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә –17 августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшүе ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Татарстанда төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы – +7..+12, көндез максималь температура +20..+25 градус җылы булачак.

Казанда төнлә – +10..+12, көндез исә +22..+24 градус җылы булыр дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International