Шәһәр һәм районнан 13 кеше Мәккәгә Хаҗ кылырга юнәләчәк, дип хәбәр итәләр “Ихлас” мәчетеннән.
Алар 17 август көнне иртәнге якта юлга кузгалачак. Казаннан махсус кеше озата барачак. Мөселман кардәшләребез изге сәфәрдән исән-имин йөреп кайтсыннар, дип телик.
Шәһәрдәшебез Хәлимә әби Фәттаховага 100 яшь тулды Бүген шәһәребездә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатын, тыл хезмәтчәне Хәлимә Лотфулла кызы Фәттаховага – 100 яшь.
Аны олы юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 8 нче ТОС рәисе урынбасары Людмила Просвирина килгән иде. Алар РФ Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын, чәчәк һәм бүләкләр тапшырды.
Озак еллык намуслы хезмәте, тормыш сынаулары алдында югалып калмавы өчен Хәлимә әбигә рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Аңа киләчәктә сәламәтлек, якты һәм тыныч көннәр теләделәр.