Лениногорскида татар Золушкасы – Айсылу турында фильм күрсәтәчәкләр

2017 елның 15 августы, сишәмбе

17 август көнне прокатка тулы метражлы “Айсылу. фильм” картинасы чыга. (12+). Картинаны төшергәндә татар эстрадасы артистлары катнаша.

 “Айсылу. фильм” мелодрамасы – татар көлсылуы (Золушкасы) тарихы. Төп герой – Айсылу исемле кыз. Балачакта юл һәлакәтенә эләгә һәм шул сәбәпле, култык таягы белән генә йөри. Ул әнисе белән авылда яши һәм җырларга ярата. Бервакыт башкаладан продюсер килә һәм инвалид кыздан эстрада йолдызы ясаячагы турында бәхәсләшә.

Фильмда төп рольне актриса Гөлназ Галимуллина уйный. Шулай ук вакытта картинада опера сәхнәсе йолдызы Венера Ганиева һәм танылган татар җырчысы Римма Ибраһимова да катнаша.

Сценарий авторы Алексей Батыркин – Гильдияның кино белеме һәм Россиянең кино тәнкыйтьчеләре призеры, “Ника” кино академиясе номинанты. Фильм режиссерлары – яшь кинематографистлар Рөстәм Рәшитов һәм Солтан Сөнгатуллин.

Картина татар телендә төшерелгән һәм русча субтитрлар белән бизәлгән.

Кино 17, 19, 20 август көнне 15.00 сәгатьтә шәһәребезнең Мәдәният сараенда зур залда күрсәтеләчәк. 

Билет бәясе: 50 сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International