Шушы көннәрдә стадионда Яр Чаллы һәм шәһәребезнең хатын-кыз җыелма командалары футбол буенча көч сынашты.
Алар ике тайм уйнады. Уен кызу барды: эскәмияләр җанатарлар белән тулы иде, алар көч биреп торды. Уенчылар арасында егылып җәрәхәт алучылар да булды. Футбол 3:1 исәбе белән Лениногорскиның “Юность” командасы файдасына тәмамланды. “Тренерыбызның барлык киңәшләрен дә төгәл үтәргә тырыштык, җиңәчәгебезгә бик нык ышандык”, - диде команда капитаны Надежда Евдокимова.