Лениногорск ТОСлары дәүләт грантына ия булды

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

11 август көнне Казан Ратушасында Татарстанда елның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре бүләкләделәр.

Анда Лениногорскиның сигез ТОСы катнашты. Дәрәҗәле дипломнарны Республика Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, "Татарстан муниципаль берәмлекләре советы" ассоциясе Рәисе Минсагыйть Шакиров тапшырды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов та катнашты.

Искәртеп үтик: шәһәрнең  7нче, 11нче, 12нче ТОСлары - II дәрәҗә, 1нче һәм 3нче ТОС - III дәрәҗә, 4нче, 5чне, 9нчы ТОСлар - IV дәрәҗә Дипломнары белән бүләкләнде.

Котлыйбыз!з

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International