Ибраһимовлар гаиләсе – “алтын юбилярлар”

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Лениногорскида яшәүче Ибраһимовлар гаиләсе шушы көннәрдә “алтын юбилейларын” билгеләп үттеләр, дип хәбәр иттеләр ЗАГС бүлегеннән.

Ринат Камилович һәм Гөлчәчәк Нурулловнаның  уртак тормыш корып җибәрүләренә нәкъ илле ел тулды.  Әлеге чара тантаналы төстә шәһәребезнең Никахлашу сараенда билгеләп үтелде. Бәйрәмгә юбилярларның балалары, оныклары, якыннары килгән иде. Әлеге парның исеме районыбызның мактаулы китабына кертелде.

Ибраһимовлар гаиләсен юбилейлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International