15 августта 8 -12 сәгать аралыгында республика буенча Росреестр идарәсе кайнар линия үткәрә. Ул төзүчеләр көненә багышлана һәм күчемсез милекне рәсмиләштерү сорауларына кагылачак. Республика халкы өчен телефоннар идарәнең рәсми сайттында урнаштырылган: rosreestr.tatarstan.ru, Обращения граждан бүлегендә – Горячие линии.