Лениногорскида физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 12 августы, шимбә

Лениногорскида әлеге көнгә багышланган чаралар барлык спорт объектларында да үтте. Бәйрәм белән район башлыгы барлык спортчыларны һәәм җанатарларны котлады.

Шәһәр һәм районның барлык спорт мәктәбенә йөрүчеләр үзләренең осталыкларын күрсәтте. Иң оста спортчыларга район башлыгы степиндияләре тапшырылды. Алар:Бабаджанова Эльвина, Иксанова Маргарита, Плаксина Валерия, Салахов Камил, Тимофеева Виктория, Сафиюллина Динара, Николаева Ксения, Тукаева Аделя, Митрофанов Егор, Пикалев Константин, Пушкарев Сергей, Бадретдинов Булат, Иванов Михаил, Садыков Рустам, Ефимов Алексей, Жаков Максим, Мухаматвалеев Рафаэль, Ахметов Камиль, Сергеев Илья, Сафиуллина Карина.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Ахырдан тантанада катнашкан һәркем зарядкага басты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International