Юбилей кичәсе

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Мәдәният сарае режиссеры, милли традицияләр буенча белгеч, ”Браво” нәфис сүз студиясе белгече Неля Чубатованың юбилей кичәсе үтте.

Ул аның 20 еллык иҗат эшчәнлегенә багышланган иде. Юбилярны башкарма комитет җитәукчесе урынбасары Владимир Друк, мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, Мәдәният сарае җитәкчесе Флера Төхвәтова, “Лениногорскнефть” идарәсеннән Миншакир Нуриев, хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары котлады. Сәхнәдә юбиляр белән күп еллар хезмәттәшлек иткән иҗат коллективлары һәм җырчылар, “Браво” студиясенә йөрүчеләр чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International