Шәһәребезнең ЗАГС бүлеге хезмәткәре һөнәри осталык конкурсында икенче урынны яулап кайтты

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Күптән түгел Азнакайда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсының зональ этабы узды. Анда Татарстанның 9 районыннан килгән хезмәткәрләр көч сынашты. Кунакларны җылы каршы алдылар, Азнакай башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе начальнигы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов сәламләде, уңышлар теләде.

Конкурс нәтиҗәсе буенча шәһәр ЗАГС бүлеге хезмәткәре Светлана Юнысова конкурсның зональ этабында “Рус телендә никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы” номинациясендә II урын алды, диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International