Шәһәребезнең Үзәк мәйданы бүген матурлыкка чумды. Биредә 11нче сыйныф кызлары гәүдәләренә килешле күлмәкләр, егетләр дә матур костюмнар киеп Чыгарылыш кичәсенә килде.
Бәйрәм башлангач кына бераз яңгыр явып үтсә дә, кәефне төшермәде.
Укуда аеруча зур уңышка ирешкән егет-кызларга алтын медаль тапшырылды, андыйлар 74әү иде.Район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин иң изге теләкләр җиткерде, медаль тапшыру тантанасында катнашты.