Лениногорск районы хуҗалыклары яфрак азык әзерли башлады
2017 елның 23 июне, җомга
Яфрак азык әзерләргә Федотовкада чыктылар. Алар “Ленино” хуҗалыгы малларына азык әзерләде. Мондый витаминлы азык имән, каен, миләш, тал яфракларыннан әзерләнә. Кыш көне аңа тиңнәр булмый.