Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Җәйге лагерь – һөнәри юнәлеш бирү территориясе” шигаре буенча чаралар үткәрә

2017 елның 23 июне, җомга

Җәйге каникуллар вакытында Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп, спорт-сәламәтләндерү һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында "Мин һөнәрләр дөньясында" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче акция үткәрә.

Чаралар “Җәйге лагерь – һөнәри юнәлеш бирү территориясе” шигаре буенча уза. Акциянең максаты – яшь буынны мөмкин кадәр иртәрәк һөнәр үзенчәлекләре белән таныштыру.

Әйтик, шушы көннәрдә "Дружба" спорт-сәламәтләндерү лагеренда эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Логос" психологик үзәге вәкилләре белән бергә укучыларны хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International