Лениногорск Пенсионерлар союзы иң яхшылар арасында

2017 елның 23 июне, җомга

Шушы көннәрдә "Россия пенсионерлар союзының иң яхшы бүлекчәсе” республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды, урын алучылар арасында безнекеләр дә бар.

“Өлкән буынны укыту эшен оештыру” номинациясендә Лениногорск бүлекчәсе өченче урын алуга ирешкән. Чистай шәһәрендә узган семинарда җирле бүлекчә рәисе Фиалка Гарипова Диплом белән бүләкләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International