Лениногорскиның медицина хезмәткәрләре бәйрәм итте

2017 елның 16 июне, җомга

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан шәһәр һәм райондагы медицина учрежденияләрендә эшләүчеләр Мәдәният сараена җыелды.

Аларны баш табиб Айдар Яркаев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк тәбрикләде. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципалитетның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бирелде.

Табиблар, шәфкать туташлары арасында җыр-моңга сәләтлеләр күп икән. Үзләре бик матур, эчтәлекле бәйрәм концерты куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International