Лениногорскилыларны бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина кабул итә

2017 елның 9 июне, җомга

27 июньдә Мәгариф идарәсе бинасында республикада бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина республика прокуроры урынбасары Олег Даминов белән берлектә гражданнарны кабул итә. Анда бала хокукларын  һәм алар мәнфәгатьләрен яклау сораулары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Адресы: Лениногорск, Шашин урамы, 22нче йорт.

Алдан язылу кирәк булачак. Телефоннар аша: 5-04-13 ( эш көннәрендә), килеп: Гончаров урамы, 1нче йорт (опека һәм попечительлек секторы, 12-13 – төшке аш).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International