Үзәк китапханә хезмәткәрләре Казанда проект эшчәнлеге буенча узган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Анда сүз яшьләр өчен булган проектлар турында барды. Безнең район тәҗрибәсе турында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Е. Афанасьева сөйләде.