Юлда үзеңне ничек тотарга – бу турыда ишегалды лагерена йөрүче балаларга 3 нче терәк пунктында аңлаттылар.Әңгәмәне пунк начальнигы Рәйфә Галеева алып барды.
-Мондый чаралар профилактика максатында үткәрелә, - ди ул. Балалар үзеңне өйдә һәм урамда тоту кагыйдәләре белән танышты, ят кешеләр белән үзеңне ничек тотарга кирәк булуын белде.