Балаларны кызыклы уеннар көтә

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Мәктәп яны лагерьларына йөрүчеләр өчен Туган якны өйрәнү музее кызыклы уен программалары әзерләде. Музейның күргәзмәләр залында “Бүләкне тап” дигән мавыктыргыч квест-уен көтә. Балалар монда билгеле маршрут буенча “барып”, сорауларга җавап таба, ребуслар, кроссвордлар чишә, пазл җыя, иң мөһиме – эрудициясен эшкә җигеп, эзләнү эшендә катнаша.

“Табигать хәзинәләре” уенында экологик белем дөньясын гизә алалар, кул җитезлеге, сизгерлек тә таләп ителә.

Әлеге уеннарда иң беренчеләрдән булып, 12нче лицей һәм 5нче мәктәп яны лагерьларыннан укучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International