Лениногорскида яңа баш табиб билгеләнде

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы итеп, Яркаев Айдар Әсләмович билгеләнде. Моңа кадәр баш табиб вазифасын, Наил Хәмидулла улы Нигмәтуллин башкарды.

Айдар Әсләмович 1973 елда туган, Казан дәүләт медицина университетының "Педиатрия" бүлеген тәмамлаган, 1997 елда "Хирургия" буенча интернатура тәмамлаган. Күп еллар Лениногорск балалар хастаханәсендә эшләгән, соңгы вакытта - үзәк хастаханәнең балалар стационары мөдире вазафасын башкарган. Өйләнгән, ике баласы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International