Лениногорскида тантаналы рәвештә озын гомерлелек үзәге ачылды. Пенсионерлар өчен мондый үзәк төзү идеясы - «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Магановныкы. Әлмәттә шундый үзәк ачылганнан соң өч айдан бездә дә ишекләрен ачты. Аның адресы: Куйбышев урамы, 10нчы йорт. Компания биргән акчага ремонт эшләре башкарылган. Анда 9 тренажер бар. Үзәккә теләсә кем йөри ала.