Туган якны өйрәнү музее балалар өчен паркта бәйрәм үткәрде

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Шәһәребездәге туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар белән даими рәвештә төрле чаралар уздыра. Шушы көннәрдә “Парклар һәм скверлар елы” программасы кысаларында Павел Васильев исемен йөртүче 7 нче микрорайон паркына балаларны җыйдылар.

Балалар паркында узган әлеге чарага 4 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфында укучылары килде. Рус халкының милли костюмын кигән музей директоры Наилә Галиева - русларның, борынгы татар күлмәгеннән булган музейның милли культуралар секторы мөдире Фәһимә Минаҗева балаларны татарларның милли уеннары белән таныштырды. Укучыларның бар күңелләрен биреп, шау-гөр килеп уйнаганнарын күреп, парктагы башка балалар да аларга кушылды, дип хәбәр иттеләр туган якын өйрәнү музеннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International