Лениногорскида Күршеләр көнен бәйрәм иттеләр

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Шәһәребезнең иң матур урыннарының берсе - Бораулаучылар аллеясында Күршеләр көнен билгеләп үттеләр. 7 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе  “Бердәм Россия" партиясенең  Лениногорск җирле бүлекчәсе белән берлектә балалар өчен күңелле бәйрәм оештырды. Анда 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр һәм күрше йортларда яшәүчеләр күпләп җыелган иде. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп саф һавада биеде, җырлады һәм уеннарда катнашты. “Бердәм Россия" партиясенең  Яшь Гвардиясе”, унберенче гимназиянең волонтерлары тарафыннан тәкъдим ителгән спорт уеннарында балалар да, өлкәннәрдә бик теләп катнашты. Көне дә кояшлы һәм җылы иде. Алар бәйрәмнән яхшы кәеф, тәмле һәм истәлекле бүләкләр белән таралашты.Мондый бәйрәм бар икәнен белми идек әле, рәхмәт оештыручыларга, диючеләр дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International