23 майда «Логос” үзәге педагог- психологы Диләрә Муртазина 12нче лицей укучылары каршында чыгыш ясады. Ул “Яшьләр наркотикларга каршы” дигән темага кагылышлы иде. Шул ук көнне үзәк мәйданда “Наркотикларга юк дип әйт” дигән волонтер акциясе үтте. Анда волонтерлар белешмәлекләр таратты.