Лениногорскида "Талант" вокал студиясе отчет концерты белән чыгыш ясады

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

21 май көнне Мәдәният сараенда "Талант" вокал студиясенең отчет концерты узды.

Чараны Мәдәният сарае директоры Флера Тухватова ачып җибәрде.Ул студия артистларына Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырды."Талант" студиясе "Жемчужинки", "Светлячок", "Солнечные лучики", "Сарвиназ", "ИльНазАй" ансамбльләрен үз эченә ала.

Концертта сугыш еллары җырлары, хәзергә заман композицияләре яңгырады, "Браво" нәфис сүз студиясе, "Fashion" модельләр агенствосы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International