Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә Гаилә көненә багышланган чара үтте

2017 елның 16 мае, сишәмбе

16 май көнне шәһәребезнең  үзәк китапханә хезмәткәрләре "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Барысы да гаиләдән башлана" дигән чара үткәрде. Ул Халыкара гаилә көненә багышланган иде.Чарага килүчеләргә бәйрәмнең тарихы, аның традицияләре турында сөйләделәр. "Минем гаилә", "Гаилә көне" кокурслары, төрле викториналар оештырылды. Килгән кунакларга китапханәнең даими укучысы Айнель Шәмсуарова үз җырларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International