Лениногорскида җәйге футбол сезоны ачылды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Узган шимбә шәһәрнең "Яшьлек" стадионында җәйге футбол сезоны ачылуга багышланган  матч узды.

Анда шәһәрнең иң көчле футболчылары - Лениногорск җыелмасы һәм "ЛенРемСервис" командалары  очрашты.

Уен 4:1 исәбе белән Лениногорск җыелма командасы файдасына тәмамланды.

Лениногорскида җәйге футбол сезоны ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International