Лениногорскида Нәүрүз бәйрәме үтте

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Шәһәрнең Үзәк мәйданы лениногорскилыларны Нәүрүз бәйрәменә җыйды.Көне дә яз килүенә шатлангандай, кояшын елмайтты. Бәйрәм театральләштерелгән күренештән башланып китте. Районыбызда яшәүче төрки халыклар үзләренең аш-сулары белән сыйлады. Балалар өчен төрле уеннар оештырылган, алар бер мәйданчыкта мәш килде.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов яз килү бәйрәме белән тәбрикләде, районыбызда шулай киләчәктә дә төрле милләтләрнең дус-тату булып яшәвен теләде. Нәүрүзбикә сый-нигъмәтләре белән килгән халыкны сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International