Районда язгы ташу турында

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Районда язгы су ташкынына каршы көрәш чаралары башланды. Ташу вакытында башкарасы эшләр турында район башлыгының карары февраль ахырында  имзаланды. Ташкынга каршы чараларны башкару буенча эшче төркем оешты, язгы ташкын белән бәйле гадәттән тыш ситуацияләр килеп чыга калса, аларны башкаруда нинди көч һәм чаралар тартылачагы билгеләнде. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре әйтүенчә, районда дүрт авылга: Сугышлы, Керкәле, Яңа Шөгер, Сарабикколга су басу куркынычы яный. Шулай ук тагын 14 торак пункт та куркыныч зонага керә, 303 йорт аерым игътибарда булачак, ди алар. Килешәсездер, су да, ут кебек, юлында булган һәр нәрсәне колачлый. Шуңа күрә алдан хәстәрен күрә тору бик тә урынлы булыр.

Гадәттән тыш хәлләр идарәсе китергән мәгълүмат буенча, район территориясендә көздән җир уртача дымлылыкта калды, кар капламының биеклеге  исә уртачадан  50 процентка күбрәк. Ә менә карда су запасы азрак, чөнки кар быел көпшәгрәк, диләр. Мартның беренче ункөнлегендә җирнең (туфракның) туңу өлеше 70-80 сантиметр тәшкил иткән.

Прогноз возможной обстановки на территори Республики Татарстан в период весеннего половодья 2017 года>> Аналитическая и прогнозная информация>>
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International