Мунчада янгын куркынычсызлыгы: моны һәркем белергә тиеш

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Тимердән ясалган мич белән стена арасы 20 сантиметрдан да ким булырга тиеш түгел. Агач вагонканы җылы кайтара торган экран белән тышлау зыян итмәс. Мич белән стена арасына утка чыдам керамик плитә дә куелырга мөмкин. Бик еш мунчада янгын төтен юлының дөрес ясалмавы аркасында килеп чыга.

Сэндвич-торба сатып алып куясың да, төтен юлы белән бәйле барлык проблемалар хәл ителә, дип уйлыйлар. Тик тиешле таләпләргә җавап бирүенә ирешергә кирәк.

Төтен юлының чисталыгын да тикшереп тору мөһим. Кирпечтән ясалган мичне дә гел карап тору кирәк. Ярыклар барлыкка килү, кирпеч коела башлау – ремонт эшен иртәгегә калдырмаска кирәклеген аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International