15 мартта Бөтендөнья кулланучы хокуклары көне билгеләп үтелә. Быел ул “Цифрлы эпохада кулланучы хокуклары” девизы белән үтә. Әлмәттәге территориаль бүлек ел саен мәгълүмати аңлату эшләре алып бара. Быел да чаралар планы төзелгән, ул халыкка хокукларын аңлатуга, ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Сораулары булган очракта халык түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: 423250, Лениногорск, Тукай урамы, 7нче йорт, тел.: (85595) 5-19-72.