Якшәмбе көнне янгын сүндерүчеләргә шәһәребезнең Чистопольский урамында йорт януы турында хәбәр итәләр.
Алар килеп җиткәч бик каты төтенләүгә һәм ялкын телләре йортның түбәсен тулысынча камап алуына юлыга. Нәтиҗәдә, 48 метрлы йорт түбәсе тулысынча янып бетә. Фаразлаулар буенча, янгын электр җиһазларын монтажлауда кагыйдәләрне бозылган өчен килеп чыккан.
Янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге бүлеге тагын бер тапкыр иске, изоляциясе бозылган электр чыбыкларын кулланмаска, аларга кадак какмаска, буямаска, обойлар белән ябыштырмаска, кер элеп киптермәскә кирәклеген искәртә.