2017 елның 9 март көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда, 14 яше тулган гражданнарга тантаналы рәвештә паспортар тапшырылды. Тантананы Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Друк В.В. ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында, яшьләргә, бәлки бу вакыйганың нинди дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә төшенеп бетмәүләрен әйтеп, бүгенге көннән башлап аларның мөстәкыйльлеге һәм тормышларындагы иң мөһим документ алуларын искәртеп, бай тарихлы зур илнең гражданнары икәнлеген әйтеп узды. Шулай ук, котлау сүзләренә Лениногорск районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе Әхмәдов Д.С., миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Л.И. һәм Бердәм Россия партиясе "Яшь гвардия" дип исемләнгән бүлек җитәкчесе Рындина С.В. кушылды. Ә инде ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Е.Я. үз чыгышында яшьләрне үз Ватаннарының патриотлары һәм үз илләренең лаеклы гражданнары булырга өндәде.