ФОРПОСТ яшьләр үзәге активистлары ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чара үткәрде.Ул көнне авто-леди һәм пассажир хатын-кызларга чәчәкләр тапшырылды. Алар гади түгел, үз куллары белән ясалган чәчәкләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген дә исләренә төшерде.