Язгы бозга ышанмагыз

2017 елның 10 марты, җомга

Язын боз елга, буа, күлдәге боз аша чыгу – куркыныч. Бу чорда аеруча сак булыгыз, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Лениногорск буенча бүлеге.

Шуны истә тотыгыз: текә ярга басып боз китүен күзәтмәгез. Убылып төшеп китүегез ихтимал. Язын плотина, дамбалардан йөрүе дә куркыныч. Язын боз йомшый, аның ныклыгы кими. Мондый бозда чана, чаңгы, тимераякта шуарга, хәтта йөрергә дә ярамый. Елга боздан ачылып, боз китә башлагач, сулыкка якын килмәгез. Бу вакытта елга, күл яки буа янында аеруча сак булырга кирәк.

 Язгы бозда автотранспорт белән хәрәкәт итү катгый тыела. Яр буенды бала-чага, балаларның уйнавын күрсәгез, кисәтү ясагыз. Балыкчыларга бу чорда яраткан шөгыльләреннән туктап тору яхшы булыр.

Әгәр боз ватылып төшеп китсәгез, берничә кагыйдәне төгәл үтәү кирәк:

-  Куларны җәеп, суга баш белән төшеп китүдән сакланыгыз

-  Бозга таянып, чыгып китү җаен карагыз

- Чыга алсагыз, килү ягына таба шуышып барыгыз

-  Ярга чыккач,карда тәгәрәгез, чөнки ул аз булса да, дымны үзенә ала

-  Тизрәк җылы урын табыгыз.

Боз өстендә ул-бу килеп чыкса, 01, 112  телефоннарына шалтыратыгыз. Төгәл урынны әйтү, фаҗиганың ниндирәк булуы турында аңлату кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International