Шушы көннәрдә бер төркем пенсионерга компьютер белеменә укулары турында сертификат тапшырылды. Чарада ветераннар советы рәисе Марс Исхаков та катнашты. Ул аларны котлап, сәламәтлек теләде, актив булырга чакырды. Пенсия фондының Лениногорск буенча бүлеге начальнигы Айгөл Исламова алган белемнәрегезне көндәлек тормышта куллана алырсыз, дип уйлыйбыз, диде.