Бәйрәм көннәрендә тыл хезмәтчәне, шәһәрдәшебез Мария Васильевна Кудряшова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. 15 яшькә җиткән яшүсмер кызны баштан окоп казырга җибәрәләр, аннан ул санитарка булып, яралыларга укол кадап йөри.
Авыр хәтирәләрне, кичергәннәрен бик теләмичә генә искә ала Мария әби.
Бүгенгесе көнне Мария Васильевна төшенкелеккә бирешмичә, балаларының хөрмәтен күреп гомер кичерә. Туган көнендә Мария әби кунакларын коймак пешереп каршы алды.
Ветеранны олы юбилее белән котларга кызлары, оныклары, күршеләре килгән. Шәһәр администрациясе исеменнән Мария Васильевнаны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова , 6нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова котлады. Алар истәлекле бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырдылар.