“Бәкер” шифаханәсендә Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовка һәйкәл ачылды

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

“Бәкер” шифаханәсе территориясендә бүген шифаханәнең элекке баш табибы Фаяз Ибраһимовка һәйкәл ачылды.

Тантанага бик күп кеше җыелган иде: Казаннан, шәһәрдән, якын-тирә авыллардан килгәннәр, шифаханә хезмәткәрләре җыелган.

Һәйкәлне республика профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Фаяз Ибраһимовичның улы, шифаханәнең баш табибы Марат Ибраһимов ачып җибәрде.

-Бу- безнең өчен бик истәлекле көн, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучылар. Фаяз Ибраһимовичның   баш табиб булып торганда башкарган хисапсыз   эшләрен, кешелеклелек, игелеклелек үрнәге булып торуын искә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International