Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде. Баштан бәйрәмгә килүчеләр инвалидлар кулы белән эшләнгән кул эшләрен карады. Сәхнәдән үзләрен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады. Фестиваль барышында «Алый парус» реабилитация үзәгенең «Солнышко», 14 нче коррекцион мәктәпнең «С песенкой по лесенке» коллективлары чыгыш ясады. Ул көнне бию, җыр булды, шигырьләр сөйләнде.