Лениногорскида "Спорт наркотикларга каршы" исемле фестиваль узды

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне "Спорт наркотикларга каршы" дип аталган республикакүләм   спорт фестивале узды.

Чараны Яшьләр эше, спорт һәм туризм идәрәсе шәһәрнең Башкарма комитеты ярдәмчелегендә үткәрде.
Фест-спартакиадада Лениногорскиның 17 уку   йортыннан тугыз команда катнашты. Егет-кызлар викторина, кросс-фит, мини-фристайл кебек ярышларда көч сынашты. Иң күп балл җыйган командалар җиңүче итеп табылды һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International